,
поиск занял 0.002 сек. Результаты поиска
- «1941 - 1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән совет гражданнарын амнистияләү» турында ссср Югары советы Президиумының 1955 елгы 17 сентябрь карары шәхсән үзенә кагылмаса да, Азат Сәйдәшев (отто клейн) бу мәсьәлә белән үтә кызыксына, чөнки әлеге карар совет хакимиятләренең сәясәте чыннан да демократиягә таба борыла башлаганлыгын күрсәтә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Сугыш вакытында яраланып, фашистларга әсир төшкән татар шагыйре Муса җәлилнең 1944 елда дрезден шәһәренең шпан-дау төрмәсендә җәзалап үтерелүе турында ишеткәч, ул җәлил шигырьләренең немецчага тәрҗемәсен табып укый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- 1957 елда сссрда җир планетасының беренче ясалма иярчене җибәрелеп, борын чөяргә яраткан американнарны артта калдыргач, Азат үлчи торган бизмән тагын әле аска, әле өскә чайкала башлый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- җитмәсә, хыялый циолковскийның автобиографиясен укып, ул аның әнисе татар кызы булганлыгын белә, монысы аңа тагын бер горурлык өсти … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- әгәр солженицынның совет концлагерын тасвир иткән коточкыч әсәре («Иван денисовичның бер көне») басылып чыгып дөнья шаулатмаган булса, Азат Сәйдәшев Ватанга кайту турында вакыт-вакыт кузгалып куйган татлы хыялын, бәлки, тормышка ашырган да булыр иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- әлеге хикәяте өчен Ленин премиясенә тәкъдим ителгән солженицынга каршы дәррәү күтәрелгән коммунистлар үз дигәннәренә ирешәләр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- солженицын әле генә кергән Язучылар союзыннан чыгарыла, кызганычка каршы, аны әдипләр исемлегеннән сызып ташлау өчен тавыш бирүчеләр арасында күренекле һәм нечкә хисле бер татар шагыйре дә була … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Чит илдә шул ук әдипнең тагын да хәтәррәк «гулаг архипелагы» нәшер ителгәннән соң, табигый, Азат кебек «күчерелмеш кешеләр» гумансыз совет чынбарлыгына кара күзлек аша карый башлыйлар - Ватан алардан ераклашканнан-ераклаша. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Еллар үтә тора, Көнбатыш Германия, хәрабәләрдән башын калкытып, аякка баса, ә завод-фабрикалары нигезләренә кадәр кубарылып Көнчыгыш тарафка алып кителгән Германия Демократик Республикасы тезләнгән килеш кала. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Яшь букинистның матди ягы ныгый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР